belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Казанда туган телләрне укытуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә

Казанда туган телләрне укытуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә

4 Jul, 2018 Раил Гатауллин 0
Казанда туган телләрне укытуга багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелә
Игълан
belem.ru яңалыклары
Казан

11 нче июль көнне "Россия Федерациясе мәгариф системасында республикаларның дәүләт телләрен һәм туган телләрне укыту принциплары" дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция үтәчәк.

Максаты: бүгенге хокукый вәзгыятне күздә тотып федераль үзәк өчен фәнни-эксперт тәкъдимнәр формалаштыру, алдынгы тәҗрибәне барлау.

Конференциянең юнәлешләре: туган телләрдәге мәгарифнең норматив-хокукый нигезләре, төбәк телләрдәге мәгариф һәм билингвальлек программаларының тәҗрибәсе, республикаларның дәүләт телләрен укытуның бүгенге халәте һәм перспективалары.

Оештыручысы: Татарстан Фәннәр академиясе Мәрҗәни исемендәге тарих институтының Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге.

Катнашучылар: Татарстан һәм Россия төбәкләре галимнәре һәм экспертлары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, матбугат чаралары.

Конференция үткәрелү вакыты: 10:30 – 13:30 сәг.

Теркәлү вакыты: 10.00 -10.30сәг.

Үткәрелү урыны: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7. Татарстан Фәннәр академиясенең Мәрҗәни исемендәге тарих институтының конференц-залы.

ТЕРКӘЛҮ (АЕРМАЧЫК) !!!

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 04.07.2018 - 13:57):https://belem.ru/node/7552