belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Гаилә бәйрәме

Гаилә бәйрәме

27 Oct, 2008 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
gaila_Nigmatullina.jpg
Ресурс авторы: 
Нигъмәтуллина Ләлә Илгиз кызы, Яшел Үзән районы Акъегет урта мәктәбенең математика укытучысы

Максаты: Мәктәп, укытучылар, ата – аналар һәм укучылар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту, мөгаләмәне тагын да якынайту.

Бәйрәмгә әзерлек алдан башлана. Сыйныф җитәкчеләре укучылар белән бергә гаилә, әти - әниләр, әби – бабайлар турында әңгәмәләр уздыралар. Мәктәпнең һәр укучысы катнашырлык итеп концерт номерлары: җырлар, биюләр, нәфис сүз, сәламәтлек театры, кечкенә конкурслар, скетчлар әзерләнә.

Укучыларга һәр елны аерым бер темага мәктәптә инша язарга тәкъдим ителә (мәсәлән, “Безнең гаиләнең иң күңелле көне”, “Әти - әнием – минем иң якын кешеләрем”, һ.б.)

Укучылар язган иншалар бәйрәм көнне спортзалга эленә. Спорт залы бәйрәмчә матур итеп бизәлә. Өстәлләр куела, аларда сый, чәчәкләр. Өстәлләргә кую өчен тәм – том, сый әниләр тарафыннан алдан әзерләнеп, мәктәпкә китерелә. Укытучылар да моңа үзләреннән өлеш кертәләр.

Чыганак: 
http://akzegit.narod.ru/
Беркетелгән файлКүләме
Package icon Гаилә бәйрәме35.59 KB
Ресурс төре: 
Мәкалә
Предметлар: 
Дин һәм йолалар
Педагогика һәм тәрбия
Сыйныфтан тыш чара
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 27.10.2008 - 17:02): https://belem.ru/node/755