II Россиякүләм «Китапнамә»ләр бәйгесе җиңүчеләре
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе, Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы белән үткәрелгән II Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе НӘТИҖӘЛӘРЕ билгеле...
Агымдагы елны бәйгегә 5 юнәлеш буенча 77 эш кабул ителде. Иң күп китапнамәләр гуманитар фәннәр юнәлешендә кабул ителде (39 эш). Республиканың төрле районнарыннан килгән эшләр белән беррәттән Пенза, Самара өлкәләреннән дә эшләр тәкъдим ителде...
Эшләрне һәр жюри әгъзасы махсус 8 критерий буенча шәхсән бәяләде:
- Эшнең бәйге нигезләмәсенең барлык шартларына туры килүе;
- Эшнең шәхси яңалыгы һәм оригинальлеге;
- Эшнең информативлыгы, тема ачылыш;
- Эшнең техник башкарылышы;
- Эшнең эстетик бизәлеше һәм дизайн;
- Эшнең эмоциональ йогынтысы;
- Эшнең тәрбияви юнәлештә сәнгатьчә эшләнеше;
- Эшнең махсус күрсәткечләре булу (яшь, кулланылган материаллар).
Иң беренче чиратта эшләрнең бәйге нигезләмәсенә тәңгәлләштереп эшләнүенә игътибар ителде. Ахырдан һәр эшкә гомуми баллар җыелып җиңүчеләр ачыкланды. Нигезләмә буенча эшләрнең сыйфатына карап кайбер юнәлештәге 2-3 урыннар башка юнәлешкә дә күчерелде.
Әлеге вакытта барлык җиңүчеләргә һәм әлеге исемлектә булмаган барлык катнашучыларга дипломнарны раслату эше бара. Алар бәйгегә килгән заявкагыздагы почталарга җибәреләчәк.
Барлык катнашучыларга да иҗади эшләрендә уңышлар телибез! Җиңүче эшләр ачык интернет базада да урын алачак.