Россиядә дипломнарның электрон базасы ясала
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министрлыгы югары белем турындагы дипломнарның электрон базасын булдырачак. Әлеге хезмәт ярдәмендә эшкә алыначак кешеләрнең дипломнары ялганмы–түгелме икәнен белү мөмкинлеге туа.
Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко сөйләвенчә, теге яки бу кешенең дипломын тикшрү өчен аңа күп мөрәҗәгать итәләр. Бу аңлашыла да. Хәзерге вакытта дипломны сатып алу әллә ни авыр эш түгел. Эшкә алучылар дипломның дөреслеккә туры килүен берничек тә тикшерә алмый. Мондый мәгълуматны югары уку йортларында бирмиләр. Ул ябык санала.
Министр сүзләренә караганда, мондый хезмәтнең тагын бер уңай ягы бар, ялган дипломнарны ачыклаудан тыш, ул әле аның ничек ясалу юлын да беләчәк. Түбән дәрәҗәле ясалма дипломмы ул, әллә инде уку йортлары хезмәткәрләре кулы аша узган документмы?!
Мисал өчен, агымдагы ел эчендә шундый очрак Ломоносов һәм Архангельск шәһәрләрендә теркәлә. Икесендә дә шәһәр мэрларына ялган документ кулланган өчен штраф салына.
Чыганак: www.5ballov.ru