belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Чаллы шәһәрендә студентларны «Нәфис сүз остасы» бәйгесендә катнашырга чакыралар

Чаллы шәһәрендә студентларны «Нәфис сүз остасы» бәйгесендә катнашырга чакыралар

1 Mar, 2018 Раил Гатауллин 0
Чаллы шәһәренең һөнәри һәм югары белем бирү оешмаларында белем алучы студентларны бәйгедә катнашырга чакыралар
Конкурс
belem.ru яңалыклары
Яр Чаллы
Чыганак: 

http://tatar-inform.tatar

Чаллыда «Нәфис сүз остасы» бәйгесендә татар телендә иң яхшы алып баручыны ачыклаячаклар. Конкурсның финалы 20 мартта «Нур» яшьләр үзәгендә уза.

Бәйге татар телен популярлаштыру һәм талантлы яшьләрне, аларның иҗат потенциалын ачыклау, яшьләрдә мәдәни-ял эшчәнлегенең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү максатыннан үткәрелә.

Конкурсны «Мизгел» клубы рәсми чараларны алып баручы; күңел ачу шоу-программаларын, шул исәптән массакүләм һәм спорт чараларын алып баручы; йола, фольклор, күңел ачу-уен программаларын алып баручы номинацияләре буенча үткәрә.

Бәйгедә катнашу өчен 16 мартка кадәр mizgel1919@mail.ru электрон почтасына гариза юлларга кирәк. 

Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 01.03.2018 - 13:23):https://belem.ru/node/7520