Ә.Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген анализлау
- Исәнмесез, укучылар. Без бүгенге дәрестә Ә.Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген өлешчә анализларбыз. Сез өйдә 56–60нчы битләрдә бирелгән текстны укып килергә, аңлашылмаган сүзләрне аңлатмалы сүзлектән карап, синонимнарын табарга тиеш идегез. Әйдәгез, сүзлекне тикшереп үтик. (Тактада бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен аңлаталар).
Томана – надан,
Дорфа – тупас,
Дөмбәсләшү – шаярышып сугышу,
Көрмәкләшү – көрәшү, тарткалашу.
- Дөрес. Бу сүзләрне эш барышында кулланырга туры киләчәк.
- Бирелгән бүлек ничә вакыйгадан тора? (Ике вакыйгадан тора).
Укучылар аларның эчтәлекләре белән таныштырып, ни өчен аерым вакыйга итеп алуларын аңлаталар. (I вакыйгада Габдулла, Шәпеш хәлфәгә каршы барып, сабакташларына җәза бирүдә катнашудан баш тарта. II вакыйгада ул, Шәпеш хәлфәнең Сираҗетдин хәлфә алдында хаксыз рәвештә аның белән мактануын теләмичә, юри белмәгәнгә салыша).
- Уйлагыз әле. Бу ике вакыйганы уртак исем белән атап булмыймы? (Ике вакыйгада да Габдулла Шәпешкә каршы чыга. Димәк, Габдулланың Шәпеш хәлфә белән каршылыкка керүе дигән исем бирергә була. Тагын берничә төрле охшаш җаваплар булырга мөмкин).
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Ә.Фәйзинең “Тукай” романы буенча “Габдулланың Җаек мәдрәсәсендә укуы” бүлеген анализлау | 9.17 KB |