Татар халкының тарихына багышланган «Тарих эзләреннән» V Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесенә гаризалар кабул ителә!
Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Идел» яшьләр үзәге Татар халкының тарихына багышланган V «Тарих эзләреннән» - «По следам истории» Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесен уздыралар.
Бәйге өч этапта үткәрелә:
I этап – 2018 елның 12 февраленә кадәр бәйгедә катнашу өчен түбәндәге адрес буенча рәсемнәр җибәрелә:
Казан шәһәре, Г.Тукай урамы, 58, 307нче офис;
тел/факс: (843) 231-81-54
е-mail: mc-idel@yandex.ru һәм tatarlar.idel@gmail.com (ИГЪТИБАР! Рәсемнәрнең фотолары бәйгегә кабул ителми!)
II этап – жюри әгъзалары тарафыннан эшләргә бәя бирү.
III этап – йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү.
«Тарих эзләреннән» - «По следам истории» бәйгесендә Россия Федерациясенең регионнарыннан булган, үз төбәгенең милли тормышында актив катнашучы, региондагы һәм урындагы милли-мәдәни автономияләрдә һәм татар иҗтимагый үзәкләрендә иҗат белән шөгыльләнүче 7-17 яшьлек балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала.
Катнашучыларның яшь категорияләре:
- Кече төркем: 7 яшьтән алып 11 яшкә кадәр.
- Урта төркем: 12 яшьтән алып 14 яшкә кадәр.
- Олы төркем: 15 яшьтән алып 17 яшкә кадәр.
Бәйге турында тулырак мәгълүматны "Идел" яшьләр үзәгенең рәсми сайтыннан алырга мөмкин: http://mc-idel.ru/tt/node/1847.