Дәреслек турында бәхәсләр
24 Oct, 2008 Сылу 0
23-24нче октябрьдә федераль һәм региональ исемлекләргә керәчәк дәреслекләр хакында фикер алышу буенча Интернет-семинар уза. бу турыда Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты рәсми сайты хәбәр итә. Уртак фикер алышуга гамәли педагоглар, галимнәр, ата-аналар чакырыла.
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү Институты базасында Кулланыштагы дәреслекләр турында ачык фикер алышуны мәгълүмати яктан тәэмин итеп тору региональ Үзәге (РЦИПО) ачылды. Максаты - форум һәм интернет-конференцияләрдә оештырылган фикер алышуларга (дәреслкләрне сыйфаты хакында) педагоглар белән беррәтән, галимнәрне һәм ата-аналарны да чакыру.