Татарстанның табигать тарихы музее балаларны Яңа ел бәйрәменә чакыра
16 нчы декабрьдан башлап Татарстанның табигать тарихы музеенда балалар өчен күңелле чаралар, мастер-класслар hәм күргәзмәләр узачак.
"Дуслар, барыбыз да зарыгып көткән серле Яңа ел бәйрәме якынлаша! Димәк, могҗизалар ясар вакыт килеп җитте! Туган телебезне яратучылар өчен без татар телендә программа әзерләдек. Кыш Бабай һәм Кар Кызның серләрен беләсегез килсә, безнең серле лабораториягә рәхим итегез! Тәҗрибәләр яратучыларны искиткеч могҗизалар көтә! Ничек бүлмәдә кар яудырырга һәм буран чыгарырга? Кыш Бабай рецепты буенча тылсымлы лимонадны ясау авырмы? Ничек карны төсле, ә кар бөртекләрен бик зур итәргә? Фәнни чыршы уенчыклары нинди була? Барыгызны да мавыктыргыч шоу көтә! Фәнни лабораториягә рәхим итегез!" - дип хәбәр итә музей сайты.
Элемтә өчен телефон: (843) 253-88-00