Мәктәп компьютерлары саны миллионга житәчәк
2010 елга мәктәпләрдә кулланылачак компьютерлар саны миллионга җитәчәк. Бу турыда «ИнфоКом-2008» Халыкара күргәзмәсе кысаларында узган “Мәгълүмати җәмгыять һәм мәгълүмат таратуда заманча технологияләр” исемле пленар утырышта Россия Федерациясенең Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Игорь Щеголев хәбәр итте.
Билгеле булганча, “Мәгариф” милли проекты кысаларында федераль бюджет хисабына Россиянең барлык гомуми урта белем бирү оешмалары Интернет челтәренә кушылган иде. Шулай ук мәктәпләрдә үзебездә эшләнгән программа тәэмин ителеше дә кертелә башлады.
«2009нче ел ахырына коммерцияле программа тәэмин ителешенә алмаш буларак, барлык уку йортларында Россиядә җитештерелгән программалы тәэмин ителешнең ирекле пакеты урнаштырылачак. Нәтиҗәдә, я мәктәпләр үз хисапларына лицензияле пакетлар сатып алачак, я бушка илдә эшләнгән программа тәэмин ителешен куллана башалячак”, - дип ассызыклады министр.
Чыганак: window.edu.ru