Яшь мөгаллимнәрне укыттылар
Күптән түгел яшь мөгаллимнәр өчен “Яшь белгечнең күнегү шартларында мәгълүмати һәм педагогик технологияләр” исемле республикакүләм белем бирүче семинар-практикум узды. Семинар урта һөнәри белем бирү оешмалары белгечләре өчен оештырылган. Укытуда Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, республика мөгаллимнәре, база саналган мәктәп әгъзалары һәм Казан педагогика көллиятен тәмамлаган студентлар һәм укытучылар катнашты.
Чараның төп максаты - мәгарифнең заман таләпләренә карап үзгәрү шартларында яшь белгечләрнең һөнәри әзерлек сыйфатын үстерү, яңа педагогик технологияләр белән танышу.
Казан педагогика көллияте укытучылары яшь белгечләр өчен мастер-класслар уздырды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.
Чара укытучылар арасында һөнәри бәйге уздырып тәмамланган. Җиңүне Полина Сөләйманова яулый.