Татарстан мәктәпләре өчен татар (дәүләт) теле атнасына ике сәгать кенә булган рәсми уку планнары әзерләнә
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстанга сәфәре вакытында “тел мәсьәләсе” хәл ителү турында сөйләде һәм Владимир Путин йөкләмәсе үтәлешен шәрехләде.
Бабич сүзләренчә, “тел мәсьәләсе” Татарстан өчен генә түгел, Россиянең башка республикалары өчен дә мөһим. Россия Конституциясе буенча илнең бөтен территориясендә рус теле дәүләт теле буларак куелган һәм республикаларга үз дәүләт телләрен кую хокукы бирә. Закон мәктәпләрдә туган телдә һәм дәүләт телләрендә уку хокукын гарантияли.
Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле фикеренчә, кайбер төбәкләрдә закон нормалары ирекле куелган, бу гражданнарның рус теле һәм туган телләрен өйрәнү хокуклары бозылуга китергән. Шул сәбәпле, РФ Президенты вазгыятьне төзәтү өчен йөкләмә биргән.
“Бүген Идел буе федераль округында дәүләт башлыгы йөкләмәләре округның барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да үтәлгән. Бөтен республикаларда уку планнары үзгәртелгән һәм белем бирү учреждениеләренә тапшырылган. Рус теле сәгатьләре РФ Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән санга җиткерелгән. Округның барлык төбәкләрендә ата-аналар белән балаларның туган телләрен сайлау эшләре төгәлләнгән”, - дип белдерде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.
Якын арада төбәкләр РФ Мәгариф һәм фән министрлыгыннан мәгариф учреждениеләре уку планына атнасына ике сәгать татар теле кертелергә мөмкинлеге турында методик күрсәтмә алачак, диде Бабич.
Фикерләр
qdb
27 Ноябрь, 2017 - 18:24
Permalink
<p>республика дәүләт теле иң
<p>республика дәүләт теле иң күбе 2 генә сәгать була алуы турындагы "фгос" татарстанда дәүләт теле буларак рус теле татар теле белән тигез булса, мәсәлән, 2шәр сәгать, үтәлә ала, яисә, дәүләт теле буларак - туган тел буларак бүленеше булмаса, ел башында уку планы сайлаганда татар теле белән рус теленең сәгатьләре 2 гә 5 чагыштырмасында булган уку планы булса, 5 кә 2 булганын да сайлау мөмкин булса үтәлә ала...</p>
<p>"кайбер төбәкләрдә закон нормалары ирекле куелган"</p>
<p>- "куелган" сүзе дөрес тәрҗемә түгел, чөнки җөмлә ялгыш мәгънәле була. чынлыкта ул "трактовался" дигән.</p>
<p> </p>