165 нче мәктәпнең ата-аналар комитеты: күпләр үз баласының татар телен өйрәнүен тели
Казанның 165 нче мәктәбендә укучыларның ата-аналарының күпчелеге, ягъни 90 проценты, баласының татар телен өйрәнүен дәвам итүен тели. «7 дней» телевизион тапшыруы вакытында Казанның 165 нче мәктәбе VI «Г» сыйныфының ата-аналар комитеты әгъзасы Нина Максимова шул хакта хәбәр итте.
Ата-аналар комитеты вәкиле хәбәр иткәнчә, узган атна башында укучыларның ата-аналарына кайсы телне сайларга теләүләре турында гариза язарга кушканнар. «Минем кызым VI сыйныфта белем ала, шунлыктан аларда татар теле атнасына 6 сәгать керә иде. Әлеге 6 сәгатьне икегә бүлделәр: 3 сәгатьне рус теленә бирделәр, ә калганында бала алга таба кайсы телне өйрәнергә теләсә, шуны сайларга тәкъдим итәләр. Ата-аналарның күпчелеге үз баласының алга таба да татар телен өйрәнүен дәвам итүен тели», - диде ул.
«Бүген милли үзаң хакында сөйләгәндә, минем һәрвакытта да аны «Татарстан үзаңы» дигән гыйбарәгә алыштырасым килә. Безне бүләргә кирәкми, без барыбыз да Татарстанда яшибез, рус телендә сөйләшүче гаиләләр дә инде күптән шушы мохиткә кушылды», - дип белдерде Нина Максимова.
Аның сүзләренчә, балаларның үзләренә дә татар телен өйрәнү ошый, алар «дәрестән илһамланып чыга».