КДУ базасында Microsoft инновацияләр үзәге ачылды
Бүген Казан дәүләт университеты базасында Microsoft инновацияләр үзәге ачылды. Үзәк вузның студентлар һәм мөгаллимнәрне мәгълүмат технологияләренә өйрәтү өчен мөмкинлекләрен киңәйтә, биредә мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы белгечләренең белемен күтәрү һәм яңадан әзерләү өчен юл ачыла, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
Республиканың чал тарихлы вузында урнашкан бу үзәккә зур вазифалар йөкләнгән. Биредә студентлар, мөгаллимнәр, үз эшен башлап җибәрүче эшмәкәрләр, программалар эшләүчеләр, сәнәгать предприятиеләре һәм дәүләт оешмалары вәкилләренә тәҗрибә алмашу, уртак инновация программалары төзү мөмкинлеге бирелә. Бу максатка ирешү өчен үзәктә төрле укыту програмалары кулланылачак, перспектив технологияләр эшләнәчәк.
Үзәк эшчәнлегенә ярдәм итүгә килгәндә, КДУ аны югары квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне, дәресләр өчен бүлмәләр бирүне үз өстенә ала. Microsoft компаниясе үзәкне операция системалары, программалар, методик әсбаплар белән тәэмин итәчәк. Казанның әйдәп баручы вузлары белән күптәннән хезмәттәшлек итүче «ICL-КПО ВС» компаниясе инновацияләр үзәген техник җиһазландыруда ярдәмгә киләчәк, аның мәгариф программаларына инвестицияләр салачак.
Үзәк КДУ студентлары арасыннан әлеге компания өчен белгечләр әзерләү вазифасын да өстенә ала. Компьютер программаларын эшләү белән шөгыльләнүче һәм алга таба үз эшләрен булдырырга теләгән студентларга, аспирантларга ярдәм итү дә биредә өстенлекле юнәлеш итеп куелган. Microsoft инновацияләр үзәгендә алар өчен махсус технологик эшмәкәрлек дигән курслар булдырылган. Моннан тыш, үзәк базасында халыкара инновацион проектлар конкурсларында катнашу өчен студентлар отрядлары әзерләнәчәк.
Чыганак: www.tat.tatar-inform.ru