Фәрит Мөхәммәтшин укытучыларга дәрес үткәрәчәк
Иртәгә, ягъни 13 октябрь көнне, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары белән очрашачак. Чарада 100 гә якын мөгаллим чакырулы. Очрашу "Парламент дәресе 2017" кысаларында үткәрелә. Быел мондый дәресләрне 23-28 октябрь көннәрендә инде унынчы ел үткәрәләр. Алар "Татарстан Республикасы Конституциясе: тарихның егерме биш еллык тарихы" темасына багышланачак.
Парламент дәресләре - Татарстан Дәүләт Советының һәм республика Мәгариф һәм фән министрлыгының 2009 елдан алып гамәлгә ашырыла торган заманча проекты мәктәп укучыларына җиңел һәм аңлаешлы тел белән республика хакимияте, иҗтимагый-сәяси тормыш, кеше хокуклары, тормышта законның нинди зур роль уйнавы һ.б турында сөйләргә мөмкинлек бирә.