Укытучыларны хезмәт хакы буенча түрәләргә тиңләргә тәкъдим иткәннәр
Укытучыларны хезмәт хакы һәм ташламалар буенча түрәләргә тиңләү тәкъдим ителгән закон проекты Дәүләт Думасына кертү өчен әзерләнә. Бу хакта “Гадел Россия" фракциясе лидеры Сергей Миронов җиткергән, дип хәбәр итә “Российская газета”.
Миронов сүзләренчә, проектта киңәйтелгән исемлектә социаль ярдәм чаралары саналган. Аерым алганда, сүз педагогларның кыскартылган эш көненә һәм озынрак ял вакытына (отпусклар) һәм торакка ихтыяҗ булганнарны чираттан тыш торак белән тәэмин итү хокукы булачагы турында бара. Шулай ук укытучыларга вакытыннан алда иминият пенсиясен бирү һәм санатор-курорт дәвалануларының 50 процентын компенсацияләү тәкъдим ителә.
Әлеге тәкъдим яшьләрне һөнәргә тартуны да күздә тота. Мәсәлән, югары уку йортын тәмамлаган белгеч авыл мәктәбенә эшкә килә һәм аңа 200 мең сум акча (“подъемные") түләнергә тиеш. Дөрес, әгәр дә яшь белгеч биш ел эчендә эшеннән китә икән, бу субсидияне ул кайтарырга тиеш.