Викторина нәтиҗәләре: Кәрим Тинчурин иҗатын һәм тормыш юлын 100% белүчеләр бар!
Татар әдәбиятын яратучы хөрмәтле дуслар!
III Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" бәйгесенең татар драматургиясе классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринга багышланган беренче викторинасына нәтиҗә ясар вакыт килеп җитте.
Викторинада нибары 30 гына кеше катнашса да, алар арасында Кәрим Тинчуринның тормыш юлын һәм иҗатын 100% өйрәнгән һәм белә торган кулланучылар булуы ачыкланды.
Алар:
- I урын - Фатыхова Илүзә Илфат кызы, Алабуга шәһәре "Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче 9нчы урта мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы (нәтиҗә: 1 минут 35 секунд);
- II урын - Мәхмүтова Гөлшат Рәзин кызы, Алабуга шәһәре "Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 9 нчы урта гомуми белем мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы (нәтиҗә: 2 минут 16 секунд);
- III урын - Мостафина Әлфия Вахит кызы, Казан шәһәре Совет районы "175 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы (нәтиҗә: 2 минут 52 секунд).
Викторинада 9 кеше 90 ннан югары балл җыюын, 3 кешенең исә викторинаны уңышсыз узуын да әйтеп китәсебез килә.
Җиңүчеләрне чын күңелдән тәбриклибез, ә әлегә түбәнрәк балл җыйган кулланучыларның киләчәктә татар шәхесләре белән тагын да ныграк кызыксынуларын, киләсе викториналарыбызда уңышка ирешүләрен теләп калабыз!
Ихтирам белән, бәйгенең оештыру комитеты рәисе Раил Гатауллин