“Укытучының әхлакый батырлыгы” премиясе
21 Oct, 2008 Сылу 0
Педагогика, мәктәп яшендәге балаларны һәм яшьләрне тәрбияләү, алар белән эшләү буенча Россиякүләм конкурсының округ этабы җиңүчеләре арасында татарстанлылар да бар. «Мәгълүмати-методик үзәк” укытучысы Андрей Чугуров (Алексеевск районы) “Бәйгедә күрсәткән югары нәтиҗәләре өчен” Мактаулы Грамота белән, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Александр Прокофьев (Казан, 7нче лицей-интернат) “Дини-әхлакый мәгарифкә өлеш кертү өчен” сертификат белән бүләкләнде.
Алар башка җиңүчеләр рәтендә 28-29нчы ноябрьдә Саратов шәһәрендә узачак Алтынчы Регионара Пименов укуларында катнашачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат үзәге.