Татарстан Республикасы педагоглар җыелма командасы җиңү алып кайтты
7 Sep, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Республикасы педагоглар җыелма командасы җиңү алып кайтты
Бөтенроссия туристик слеты 24 ел рәттән Россия педагогларын бергә җыя. Быел ул 21-26 августта Красноярскның "Багульник" балалар һәм яшьүсмерләр туристик базасында узды. Катнашучылар географиясе төрле: Кырым Республикасы, Мәскәү, Киров, Саратов, Омск өлкәләре, Хакасия, Татарстан, Бурятия, Кемеров һәм Новосибирск өлкәләре, Красноярск һәм Забайкалье крае, Тыва Республикасы һәм Иркудск өлкәсе. Барлыгы Россия Фәдерациясенең 14 регионыннан 20 команда катнашты.
Традиция буенча, Бөтенроссия туристик слеты мәгариф учрежденияләре хезмәткәрләре арасында туристик-тирәякны өйрәнү эшчәнлеген популярлаштыру максатыннан оештырыла.