Бердәм дәүләт имтиханын сентябрь җиткәч тә тапшыручылар бар
Татарстанда, гомумән Россия буенча, Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары (БДИ һәм ТДИ) бирүнең өстәмә вакыты башланды. Республикада бердәм дәүләт имтиханын 21 катнашучы, ә төп дәүләт имтиханын 1176 кеше бирә, дип хәбәр итә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты.
"Сентябрь аенда имтиханны 11нче сыйныфтан соң тапшырыла торган дәүләт йомгаклау аттестациясен үтмәүчеләр, яки бер яки берничә төп фән буенча канәгатьләнерлек билге алмаучылар бирә", – дип аңлаттылар департаментта.
Хәбәр ителгәнчә, имтихан тапшыру пунктлары бик аз санда билгеләнгән. Мәсәлән, Казанда бер генә мондый урын эшли. Төп Дәүләт имтиханы Казанда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм Чаллыда үткәрелә.
Бүген БДИ һәм ТДИ катнашучылары рус теленнән имтихан тапшырган, 8 сентябрьдә математика буенча булачак.
Төп дәүләт имтиханын бирүчеләр 11 сентябрьдә рус әдәбияты, тарих, биология, физика буенча сынау тотачак; 13 сентябрь – җәмгыять белеме, химия, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, география; 15 сентябрь – чит ил телләре.
19 һәм 21 сентябрьгә БДИ һәм ТДИ буенча төп резерв көннәр билгеләнгән.