Үсеп килүче буынга коррупциягә каршы тәрбия бирү
20 Oct, 2008 Сылу 0
Агымдагы елның 15 октябреннән 25 декабренә кадәр Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Балалар һәм яшьләргә коррупциягә каршы тәрбия бирү проблемалары буенча методик материаллар Республикакүләм конкурсын игълан итә.
Бәйгедә мәгариф оешмалары хезмәткәрләре - мөгаллимнәр катнаша. Чара өч этапта узачак:
1нче этап (октябрь, 2008 ел.) – территораль;
2нче этап (ноябрь-декабрь, 2008 ел.) – республика күләмендә;
3нче этап (декабрь, 2008 ел – январь, 2009 ел) – соңгы нәтиҗәләр чыгарылачак.
Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр алачак, диелгән министрлыкның рәсми сайтында.
Бу чара турында тулырак мәгълүматны беркетелгән файлда табып була.