Казанда 20 мәктәп ашханәсен модернизацияләү 43,2 миллион сумга төшкән
4 Sep, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Казанда 20 мәктәп ашханәсен модернизацияләү 43,2 миллион сумга төшкән. Бу хакта Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты берләшмәсе генераль директоры Гүзәл Ананьева җиткерде.
15 мәктәпнең туклану урыннарына планлы төзекләндерү үткәрелгән һәм кирәкле җиһаз сатып алынган. Моның өчен 15,8 миллион сум акча тотылган. Гомумән алганда әлеге ашханәләргә 2250 кеше сыя.
Моннан тыш биш мәктәп “Мәктәп рестораны” проектына кушылган. Шулай итеп, Казанда андый мәктәпләр саны 22гә җитте. Ашханәләрне ресторан форматына үзгәртүгә 27,4 миллион сум акча тотылган.
Хәзерләү ашханәләре белән чагыштырганда рестораннарда кайнар ризык белән тәэмин ителеш 10-20 процентка югарырак.