Бишлегә генә укучыларга түләүле югары белем ике тапкыр арзанракка төшәргә мөмкин
Дәүләт Думасының вице-спикеры Петр Толстой бишлегә генә укучыларга түләүле югары белем алу өчен 50 процентлы ташлама кертергә тәкъдим итә. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
"Әйдәгез, яхшы укучыларның хәлен яхшыртыйк, югары белем алуда түләүләрен киметик. Бишлегә генә укучылар ярты хак кына түләсен. Мин хәзер түләүле белем алу турында әйтәм, моны бит хәл итәргә мөмкин", – дип белдерде Толстой "Россия Федерациясе яшьләр сәясәте турында"гы парламент тыңлауларында чыгыш ясаганда.
Толстой шулай ук билгеләп үткәнчә, белем алу хезмәт формасы итеп кенә кабул ителмәсен иде. Мәктәп һәм югары уку йортларына тәрбия функциясе дә кайтарылырга тиеш.
"Мәгариф өлкәсендә файдага булсын дип эшләнгән кайбер реформалар белем бирүнең сыйфатын киметте, ә укыту хезмәт күрсәтү төре итеп кенә кабул ителә башлады”, – дип өстәде депутат.