Сәләтле баланы ничек үстерәләр?
Агымдагы елның 23нче октябрендә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Зәй шәһәрендә “Сәләтле балаларны ачыклау, аларга булышу һәм үстерү: проблема һәм перспективалар” исемле республикакүләм семинар-киңәшмә уздырачак.
Чарада Татарстан Республикасы мәктәп укучыларының Россиякүләм һәм Халыкара олимпиадаларда, конкурс һәм ярышларда катнашу мәсьәләсе күтәреләчәк, нәтиҗәләр ясалачак. 2008/2009 уку елында мәктәп укучылары өчен Россиякүләм олимпиадаларның региональ этапларын оештыру һәм үткәрү, профильле лагерьлар шартларында (мәктәп укучысы-студент-аспирант-галим) сәләтле укучылар һәм студентлар белән эшләү тәҗрибәсе кебек һәм күп кенә башка темалар да күзгатылачак, диелгән министрлыкның рәсми сайтында.
Очрашу Зәй шәһәренең А. Алиш исемендәге Балалар Иҗат Йорты базасында үткәреләчәк. Адресы: Зәй, Энергетиклар урамы, 2нче а йорт. Чара 11:00дә старт ала. Теркәү 10:00дә башлана.
Элемтә өчен телефон:
(8-843)292-44-97 – Светлана Артемьева Владимировна, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, әйдәп баручы консультант;
е-mail: Svetlana.Artemeva@tatar.ru,