Татарстан Милли китапханәсе гаиләгә багышланган күргәзмә оештыра
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге һәр елның 15 нче маенда билгеләп үтелә торган Халыкара Гаилә көненә багышлап, «Гаилә бәхетенең формуласы» исемле күргәзмә тәкъдим итә.
Күргәзмәдә гаилә психологиясен һәм мохитен җайга салу буенча китаплар куелган. Авторлар чын хатын-кызларның гаилә мөнәсәбәтләрен саклау серләрен ачалар, уңай фикерләү аша тормышны яхшы якка үзгәртү турында файдалы киңәшләр бирәләр.
Балаларны тәрбияләү, гаилә һәм белем бирү учакларының бергә аралашып эшләүләре турында китаплар экспозициядә зур урын били. Татарстан Республикасының гаиләдә милли гадәтләрне саклау һәм гаилә нигезен тәшкил итүче кыйммәтләрне ныгыту буенча эш тәҗрибәсе аеруча кызыклы. Шулай ук күргәзмәдә мөселман һәм христиан гаиләсе кору үрнәкләре бирелгән китаплар, «Мин сине ничек яраттым» һәм «Татарстанның 100 гаиләсе» дип аталган җыентыклар тәкъдим ителә. Биредә француз, америка, инглиз һәм башка җәмгыятьләрдә гаилә тормышы, Көнбатыш һәм Көньяк Ауропа халыкларының никах мөнәсәбәтләре турында материаллар да урын алган. Шулай ук гаилә учагын ныгыту һәм гаилә бюджетын алып бару өчен киңәшләр дә табарга була.