belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Татарларда нинди үлчәү берәмлекләре булган?

Татарларда нинди үлчәү берәмлекләре булган?

28 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем: 
Татарларда нинди үлчәү берәмлекләре булган?
Ресурс авторы: 
Раил Гатауллин, Гөлнара Мирзаян

Озынлык берәмлекләре:

  • бер илле ~ 1-1,5 см. Якынча бармак калынлыгы.
  • тотам ~ 7-8 см. Кул яссуы.
  • сөям ~ 16 см. Имән һәм баш бармаклар арасы
  • карыш ~ 18 см. Имән һәм чәнчә бармаклар арасы.
  • табан ~ 30 см. Якынча аяк табаны озынлыгы.
  • терсәк ~ 45 см. Якынча бер терсәк озынлыгы.
  • адым ~ 0,6 м. 
  • аршын ~ 0,71 м.
  • колач ~ 1,7-1,8 м. Кул җәйгәч ике кулдагы урта бармаклар арасы.
  • мөгрәмәк ~ 0,5 км. Сыер мөгрәвен ишетеп бул торган ара.
  • чакрым ~ 1 км. Икенче бер кешене кычкырып чакырып була торган уртача ераклык.
  • күз күреме ~ 3-4 км. Тигез урында күреп бул торган ара.

Ераклыкны вакыт белән билгеләп үлчәү берәмлекләре:

  • көнлек юл ~ 35 чакрым 
  • айлык юл ~ 1050 чакрым 
  • бер кунык (кунмак) юл ~ 30-40 чакрым 
  • ат йөреше ~ 40-50 км 
  • ат чаптырып ~ 15-25 км 
  • бер агач юл ~ 5 км 
  • юл ~ 0.5 чакрым 
  • мәнзил ~ 30-40 чакрым 

Авырлык үлчәү берәмлекләре:

  • пот ~ 16 кг.
  • батман ~ 4 пот.
  • кадак ~ 410 г.
  • мыскал ~ 4,5 г.

Күләм үлчәү берәмлекләре:

  • 1 чүлли = 1/4 л = 0,25 л.
  • 1 чиләк = 12,3 л (12,2994 л).
  • 1 чирек (сыеклык өчен) = 1/4 чиләк = 3,08 л.
  • 1 чирек (бөртекле әйберләр өчен) = 209,9 л.
  • 1 түтәрәм = 1 чирек (нәрсәнең булса да чиреге).

 

Мәйдан үлчәү берәмлекләре:

  • 1 дисәтинә = 2400 квадрат сажин = 1,093 га (10925,4 квадрат метр).
  • 1 җир буе = 2 дисәтинә = 4800 квадрат сажин (80 сажин • 60 сажин).
  • 1 ярты җир = 1/2 җир буе = 1 дисәтинә.
  • 1 чирек җир = 1/4 җир буе.
  • 1 почык (мәйдан үлчәгәндә) = 1/8 җир буе.
Ресурс төре: 
Мәкалә
Предметлар: 
Татар теле (татар мәктәбе)
Туган якны өйрәнү
Физика
Likes: 
 

URL (яңартылу датасы: 13.02.2022 - 17:01):https://belem.ru/node/7334