Яшь татнетчыларны тантанада көтәләр!
4 May, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Хөрмәтле дуслар!
Күптән түгел генә без III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булуы турында язып чыккан идек.
Бүген исә барлык оештыручылар исеменнән татарча сайт ясап бәйгедә катнашкан 15 баланы әти-әниләре һәм укытучылары белән 16 май көнне Яр Чаллы шәһәренең «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенә (Ак.Королев урамы, 20) бүләкләү тантанасына чакырабыз.
Тантана 11:00 сәгатьтә башлана. Көтеп калабыз!