“Кораблик” семинары узды
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы “Кораб” исемле автор программасы буенча семинар-тренинг уздырды. Без әлеге чара турында порталда хәбәр иткән идек инде. Программа әкият-сәяхәт формасында эшләнгән. Максат – педагог-психологларга балалар белән бергәләп Шатлык исемле шәһәргә җитәргә кирәк.
Семинарда Мәскәү дәүләт медико-стоматология университетының клиник психология факультеты деканы, медицина фәннәре докторы, профессор Наталья Сирота һәм Россия Наркология буенча милли фәнни үзәгенең профилактик тикшеренүләр бүлеге фәнни хезмәткәре, Берләшкән Милләтләр Оешмасының Наркотиклар һәм җинаятьчелек буенча идарә белгече Александра Ялтонская катнашты.
Әлеге чарада катнашкан “Үсенте” Психологик-педагогик реабилитацияләү һәм коррекция үзәге педагог-психологы Гөлшат ханым Шакирова сүзләренә караганда, аларда бу программа буенча махсус группа да ачылган, бүгенге көндә балаларны кабул итәләр.