ТДГПУда "эксперименталь кино"
14 октябрь көнне ТДГПУның Актлар залында «Инновация» студиясендә төшерелгән ике фильмны тәкъдим итү кичәсе булды. ТДГПУның Кайгыртучанлык советы әгъзасы, «Эбиволь» оешмасының генераль директоры Т.В.Забегина Габдулла Тукай турында «121» исемле беренче кыскаметражлы нәфис фильм төшерүчеләр белән таныштырды. Алар: автор һәм режиссер – Салават Юзеев, продюсер – Марина Галицкая, куючы рәссам – Илгизәр Хәсәнов, оператор – Андрей Кузьмин, композитор – Радик Сәлимов һәм монтаж – Рөстәм Галлиев.
Масштаблы татар киносымы яисә татар сюрреализмымы? Нәрсә реальрәк: үткәннең шәхесләреме әллә бүгенге көнме? Шүрәлеме әллә аның авторымы? Иҗади уйдырмамы әллә документаль текстлармы? Бу сорауларга җавапны «121» фильмын төшерүчеләр белән бергә ТДГПУның студентлары да эзләде. Күпләрне нәкъ менә киноның исеме кызыксындырды. «Без әлеге фильмны апрельдә Тукайның үлгән һәм туган көннәре арасында ике атна дәвамында төшердек, аның рухын тоеп эшләдек. Ә «121» дигән исемне түгәрәк даталарга каршы, бары тик бөек шагыйрьгә мәхәббәт һәм хөрмәт йөзеннән генә куйдык», - дип аңлатты С. Юзеев.
Режиссерга шулай ук фильмның идеясе, хакыйкать эзләү, кайбер эпизодларның дөреслеккә туры килү-килмәве турында сораулар бирелде. Режиссер Г.Тукайны югары үрләрне яулый ала торган Даһи итеп күрсәтергә теләүләрен әйтте.
Кичәдә шулай ук «Татар театрына 100 ел» дип исемләнгән икенче фильм да тәкъдим ителде. Алып баручысы - Г.Камал исемендәге ТДАТның баш режиссеры Ф.Бикчәнтәев. Фильм Мисырда үткәрелә торган «Кызыл диңгез», Казанда «Алтын мөнбәр - 2008» фестивальләрендә Татарстан мәдәниятен күрсәтә.
Гаилә елы кысаларында «Инновация» студиясе КДМСУ студент-режиссерлары белән балаларны гаиләдә тәрбияләү темасына иҗтимагый реклама роликлары эшләгән булганнар. Телевидение һәм радионың Евразия академиясе балалар һәм яшьләр өчен фильмнарның Гомумроссия телефестивалена җибәрелгән өч ролик Оренбург шәһәрендә үткәрелгән «Мин - кеше» конкурсының финалына үткән. Бу роликлар ТДГПУ студентлары һәм укытучылары игътибарына да тәкъдим ителде. Тавыш бирү нәтиҗәсендә «Ирексезләүне туктатыгыз!» дигән ролик җиңеп чыкты.
Т.В.Забегина ТДГПУ җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде һәм университетның алга таба да «Инновация» студиясе белән хезмәттәшлек итүенә ышанычын белдерде. Ул ТДГПУның тарих музеена «Эбиволь» оешмасыннан татар милли костюмында курчак бүләк итте, диелгән университетның рәсми сайтында.