belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе (+нигезләмә)

Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе (+нигезләмә)

17 Apr, 2017 Раил Гатауллин 9
Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе
Конкурс
belem.ru яңалыклары
PDF icon Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе нигезләмәсе

Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе һәм Кушлавыч төп гомуми белем мәктәбе Татнетны үстерү фонды белән берлектә бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган «Хезмәтем, көчем – милләтем өчен» девизы астында үткәрелүче Россиякүләм «Китапнамә»ләр («Буктрейлер») бәйгесе үткәрә.

Бәйгедә өстәмә белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, төп һәм урта мәктәп, сәнгать һәм спорт мәктәпләре, махсус (коррекцион) мәктәп укытучылары катнаша ала.

Бәйгегә эшләр түбәндәге 5 юнәлеш буенча кабул ителә:

  1. өстәмә, мәктәпкәчә белем бирү (гомуми);
  2. башлангыч сыйныфлар (гомуми);
  3. гуманитар фәннәр (татар теле, татар әдәбияты, рус теле, рус әдәбияты, чит телләр, тарих, җәмгыять белеме);
  4. төгәл фәннәр (математика, информатика, физика, химия, биология, география, технология);
  5. сәнгать һәм тәрбия фәннәре (музыка, рәсем сәнгате, физик тәрбия, ТИН).

Бәйгегә эшләр 17 апрельдән 30 апрельгә кадәр (30 апрель 23.59 сәг.) кабул ителә. Нәтиҗәләр 1-6 май көннәре эчендә игълан ителә.

Тулырак мәгълүмат белән әлеге яңалыкка беркетелгән Нигезләмәне укып танышып була.

Конкурслар бите: 
Конкурслар битенә урнаштыру
Статус: 
Статус: тәмам
Likes: 
 

Фикерләр

Ильфар сурәте

Ильфар

9 Май, 2017 - 21:39

Permalink

Бәйге эшләрен бәяләү бара.

Хөрмәтле катнашучыларыбыз! Рәсми сайтларыбызның бәйге битләре ачылып карау тарихына күз салуга барыгызның да түземсезләнеп яңалыклар көткәнегезне аңларга була. Конкурсыбызга барлыгы 86 эш кабул ителде. Рекордны татар әдәбияты буенча әзерләнгән китапнамәләр яулый. Алар барысы 42 эш! Алар арасында Пенза өлкәсеннән үк килгән эшләр дә бар. Шатланып шуны әйтә алабыз, башка бүлекләргә дә башта аптырап калучылар булуга карамастан үз фәннәренә туры китереп "Китапнамә"ләр әзерләүче укытучылар күп...

Хәзергесе вакытта барлык 86 эш тә жюри членнары тарафыннан махсус бәяләмә буенча аерым-аерым карала. Һәр жюри әгъзасы күмәк утырышта һәр эшкә балларын тәкъдим итеп гомуми баллар ачыкланачак...

Кадерле коллегаларыбыз эшләрегез һәркемнеке дә бик тырышып әзерләнгән, матурлар. Шулай да иң беренче чиратта аларның бәйгенең рәсми нигезләмәсенә тәңгәлләштереп эшләнүенә игътибар ителәчәк.

Кыскача гына әйткәндә жюри членнары әлеге вакытта һәр эшкә аерым төстә түбәндәге критерийлар буенча 5 баллы системада бәяләү алып баралар:

  • Бәйгенең номинацияләренә һәм сайланган предметка туры килүе;
  • Эчтәлеге, сайланган теманы ачып аның белән кызыксындыра алуы;
  • Нигезләмә буенча MP4 форматына яраклаштырылган булуы;
  • Видеоның сыйфатлы булуы, әмма күләме белән 100 Мбтан артмавы;
  • Вакыты буенча 3 минут кысаларында булуы;
  • Китапнамәнең татар телендә әзерләнүе;
  • Китапнамәне әзерләү өчен кулланылган материалларның оригиналь булуы;
  • Китапнамәнең программ бизәлеше, техник чаралары. Монда логотип, нинди аудитория өчен булуын күрсәтүче билгеләр урнаштырылуы, чит авторларның материаллары күрсәтелүе, һәм РФ, ТР кануннарын бозмавы 0,5 әр балл өсти;

Һәм килешенгәнчә өстәмә пункт: беренчел нигезләмә буенча кабул ителгән эшләр бәйгенең вакыты озайтылгач кабул ителгән эшләргә караганда өстәмә өстенлеккә ия (1 балл).

Әлегә менә шундый эшчәнлек бара. Яңалыкларны карап барыгыз

Ильфар сурәте

Ильфар

4 Май, 2017 - 00:01

Permalink

Бәйгегә эшләр кабул итү тәмам!

    Бәйгебезгә эшләр кабул итү тәмамланды! Яңалыклар, фикерләрне шушы биттә язарбыз. Эшләре кабул ителгән конкурсантларыбызны инде котлый алабыз. Жюрига алдан хәбәр иткәнебезчә кимендә 1 атна вакыт кирәк булачак. Бәйгенең эшләрне кабул итү срогы озайтылуны исәпкә алып, нәтиҗәләр чыгару 5нче майдан исәпләнеп 1 атна тирәсендә башкарылачак. Безнең белән булыгыз! Бәйге барышында туган фикерләр, киңәшләребезне дә моннан карап барыгыз. Уңышлар һәркемгә!..

Ильфар сурәте

Ильфар

30 Апрель, 2017 - 09:04

Permalink

Игътибар! Бәйге буенча рәсми игълан.

    Хөрмәтле коллегалар! Бәйгебезнең электрон почтасына эшләр белән беррәттән бик күп мөрәҗәгатьләр килә. Моны истә тотып, жюри комиссиясе киңәшмәсендә мәгариф хезмәткәрләре эшчәнлегенә уңай йогынты булсын өчен берничә махсус карар кабул ителде:

    1. Укытучы җитәкчелегендә укучысы тарафыннан эшләнгән "Китапнамә"ләрне нигезләмәдә күрсәтелгән юнәлешләр һәм предметлар буенча кабул итәргә. Диплом алдан әйтелгәнчә укытучы исеменә генә бирелә!

    2. Күп дигәндә ике укытучы катнашында эшләнгән "Китапнамә"ләрне шулай ук кабул итәргә. Диплом алдан әйтелгәнчә төп эшне башкарган укытучы (1) исеменә генә бирелә!

    3. Мәгариф хезмәткәрләренең күпсанлы сораулары буенча бәйгегә эшләрне кабул итүне 3нче майга кадар озайтырга (03.05.2017 23.59.).

    4. Урыннар билгеләү барышында беренчел нигезләмә буенча кабул ителгән эшләр әлеге өстәмә карарлар буенча (1-3нче пунктлар) кабул ителгән эшләргә караганда өстенлеккә ия! Эшләр сигез критерий буенча бәяләнә һәм бер критерий нәкъ менә эшнең беренчел нигезләмә таләпләре буенча эшләнүе.

Ильфар сурәте

Ильфар

24 Апрель, 2017 - 06:31

Permalink

Бүләкләр Сезне көтә!..

    Кадерле дусларыбыз! Конкурс нигезләмәсендә әйтелгән бүләкләр мәсәләсе хәл ителеп бетте. Алар сезне көтә. Бәйгебезгә рәхим итегез! Бүләкләрне әлбәттә компьютер, ноутбук белән эшләгәндә кирәкле булсын дип сайладык. Болар биииик яхшы гына тавыш көчәйткеч система, музыкаль треклар яздырып аңа куеп уйнатып та булсынга 8 ГБлы флешка (системада килеш сыну куркынычы булмасын өчен кыска вариант)...

    Гран-При иясенә нәкъ шуларга өстәлеп тагын бер, көндәлек эшчәнлегебездә кирәк булган бүләк.

    Эшләр акрынлап килә, кайберләрен авторлар белән төзәтәбез, кайсын ничек дигәндәй (безнең бит әле тагын бер максатыбыз мондый эшкә тотынырга куркып торучыларны өйрәтеп җибәрү дә). Ә бүләкләр Сезне көтә!..

Алия Садриева сурәте

Алия Садриева

20 Апрель, 2017 - 18:50

Permalink

Бәйге буенча сорау.

"Китапнамә "Тукай иҗаты буенча гына түгел бит? Дөрес аңлыйммы?

Садриева Алия

Ильфар сурәте

Ильфар

20 Апрель, 2017 - 20:22

Permalink

Конкурс Тукай буенча гына түгел.

    Конкурс Тукаебызның 131 еллыгы уңаеннан татар телендә китапнамәләр әзерләүне генә максат итә. Тукай иҗаты, биографиясе буенча булуы шарт булып тормый. Нигезләмәдә күрсәтелгән фәннәр буенча үзегез теләгән китапка, темага һ.б. (нигезләмәдәге видеоинструкциядә тулырак) әзерли аласыз. Рус телле китап та ярый, бары кадр арты тавышымы, аңлатма язулармы татар телендә барырга тиеш. Төп максат татар милли мәктәбе укучыларын сез тәкъдим иткән китап белән кызыксындыра алу. Шуны истә тотып нигезләмәгә мәктәп программасында булган барлык фәннәр дә кертелде.

Ильфар сурәте

Ильфар

19 Апрель, 2017 - 22:03

Permalink

Видеоны "кысу", МР4 итү программасы

    Конкурска инде бүген беренче эшне карап, кабул итеп алдык. Аны Әгерҗе якларыннан юлладылар. Бәйгегә сез дә рәхим итегез!

    Ә безгә юлланган күп кенә сораулар буенча шул аңлашылды, катнашырга теләүчеләр өчен иң авыр нәрсәләрнең берсе видеофайлларны  тәләпләргә яраклаштырып кысу (сжатие) икән. Кайберәүләргә МР4 форматына күчерешү дә кирәк. Моны истә тотып бераз гына ярдәм итеп җибәрәбез! Без тәкъдим иткән юл белән 250 МБлы видеофайл яхшы сыйфатта 37 МБлыга әйләнде!

    1. Бу видеоүрнәкне карап эчтәлеген аңларга: яңа тәрәздә видеоны ачу;

    2. Югарыдагы үрнәктә күрсәтелгән программаны үзегездә урнаштыру өчен күчермәләп алырга.

    Видеоүрнәктә бик тәфсилләп аңлатыла. Сезгә бары тик программаны урнаштыруга видеоны аңа "өстерәп китерергә", Видео бүлегендә МР4 форматын сайлап кысу күчергечен 20 саны тирәсенә куярга кирәк. Аннары югарыдарак файлыбыз сакланасы папканы күрсәтеп Старт төймәсенә басабыз. Бу "Китапнамә"гез без тәкъдим ителгәннән зуррак булса. Булмаса бераз җиңеләйтү өчен кысуны 20дән кечерәк санда башкарып карагыз. Уңышлар барыгызга да!.. 

Ильфар сурәте

Ильфар

17 Апрель, 2017 - 22:44

Permalink

Бәйге буенча сорау-җавап...

Бәйге буенча беренче сорау килеп иреште. Җавап бирәбез: эшләр бары тик бер автор тарафыннан гына башкарылган булырга тиеш! Күмәк эшләр кабул ителми.

Ильфар сурәте

Ильфар

17 Апрель, 2017 - 22:23

Permalink

Игътибар!

Бәйгенең информацион партнёрлардан тыш ике тигез хокуклы рәсми интернет бите эшли. Җәһәт һәм төгәл аралашу өчен барлык сораулар, фикерләр бары тик шушы битләрдә генә кабул ителә!

    - belem.ru сайтының агымдагы бите;

    - qushlawich.ru сайтының конкурс бите.


URL (яңартылу датасы: 01.09.2017 - 13:16):https://belem.ru/node/7304