"Күәмнәрдә минем туган җирем"
15 Apr, 2017 Раил Гатауллин 0
Ресурска кагылышлы рәсем:
Ресурс авторы:
Садриева Алия Габдулла кызы, ТР Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, Самат Шакир музее җитәкчесе
15 апрель - эзтабар язучы, шагыйрь Самат Шакирның туган көне. Шушы уңайдан, Әтнә районы Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең "Дулкын" студиясе сезнең игътибарыгызга видеоклип тәкъдим итә.
"Дулкын" студиясе кайчан оешты? 2012 елдан районыбызда "Әтнә балалар кинофестивале" үткәрелә. Шуңа нигезләнеп мәктәп киностудиясе оештыру, клип һәм кыска метражлы кинофильмнар төшерү бурычы килеп басты.Тәрбия завучы буларак, мин түбәндәге бурыч һәм максатларны куйдым:
- Укучыларның иҗади һәм креатив фикерләү сәләтләрен ачу һәм үстерү (иҗат итү, җырлау, режиссерлык, эзләнү һ.б.)
- Информацион технологияләр - Киностудия Windows Live» программасы һ.б. белән эшләү күнекмәләрен үстерү.
- Укучыларны бердәм коллектив итеп туплап, мөстәкыйльлек сыйфатлары һәм патриотик хисләр тәрбияләү.
- Укучыларда коммуникатив компетенцияләр формалаштыру.
- Дәрестән соң буш вакытны файдалы һәм кызыклы үткәрү.
- Проект эшчәнлегенә мәктәпнең эчке контроленә кергән, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләрдән булган укучыларны тарту.
- Һөнәр сайлауга юнәлеш бирү. Районкүләм бәйгеләрдә генә түгел, хезмәтләребез республикакүләм җиңүләргә дә иреште.
Ресурс төре:
Тематика:
Предметлар: