"Без тынычлык сайлыйбыз!" исемле белем бирү һәм мотивация мәйданчыгы ачылды
11 Apr, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
"Без тынычлык сайлыйбыз!" исемле әлеге проект мультимәдәни җәмгыять шартларында яшьләрдә хокукый культура нигезләрен булдыруга, позитив һәм мотивацион контент иҗат итү күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Программа:
- "Яшьләргә хокукый мәдәният" эшлекле уены;
- "Социаль дөньяны без ничек өйрәнәбез" дип исемләнгән лекторий;
- "ИмПульс (пульс ритмында информацион һәм мотивацион мәгълүмат "ташлату")" иҗади лабораториясе.
Оештыручылар:
- Казан (Идел буе) федераль университетының Психология һәм мәгариф институты;
- Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы.
Проект Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиянең аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Иҗади яшьләр Академиясе, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте" ярдәмендә тормышка ашырыла.
Чара Психология һәм мәгариф институтының Мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү практика үзәгендә узачак (М. Межлаук урамы, 1 йорт). 12 апрель көнне көндезге 12.00 дә башлана.
Чарада катнашу бушлай. Алдан теркәлү мәҗбүри: https://goo.gl/forms/4z7IeMlYa71h65j23.