Түбән Кама укучысы - химия буенча Бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе
Түбән Каманың 35нче лицееннан 10 сыйныф укучысы Андрей Кобелев химия буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган, дип хәбәр ителә Түбән Кама районы рәсми сайтында.
Андрей Кобелев химия буенча Россия җыелма составына кергән һәм укучыларның 51нче халыкара Менделеев олимпиадасында катнашачак. Ул Астана шәһәрендә 23-29 апрельдә узачак.
20 марттан 30 апрельгә кадәр төбәкләрдә укучыларның Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау өлеше үтә. Түбән Кама укучылары астрономия, химия, физика, физкультура, ОБЖ, биология, география, җәмгыять белеме, экология һәм технология буенча Татарстан җыелма командасы составына керделәр.
Татарстанда республика олимпиадасы һәм Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды. Әлеге ярышларда Түбән Кама районыннан 250 дән артык укучы катнашты. 154 укучы район җиңүчеләре һәм призер, шуларның 75е – илкүләм олимпиадаларның республика этабында беренчелек яулый. Бу -узган ел белән чагыштырганда, дүрт кешегә күбрәк.