Соңгы 14 ел эчендә Төркия мәгариф чыгымнарын 12 тапкырга арттырган
5 Apr, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Соңгы 14 ел эчендә Төркия мәгариф чыгымнарын 12 тапкырга арттырган, диелә "Төркия-саннарда" дигән Төркия хөкүмәте каршындагы матбугат, тапшырулар һәм мәгълүмат буенча баш идарәсе (BYEGM) хисабында. Бу хакта “Анадолу” яза.
Әгәр 2002 елда Төркия мәгариф өлкәсен үстерүгә 7,5 миллиард доллар бүлеп бирсә, 2016 елда бу күрсәткеч 85 миллиард долларны тәшкил иткән.
Күрсәтелгән вакыт аралыгында Төркия дәүләт бюджетыннан мәгариф үсешенә бүленгән чыгымнар 1040 процентны тәшкил иткән, диелә хисапта.
Документта билгеләп үтелгәнчә, 14 ел эчендә Төркия мәктәпләрендә сыйныф бүлмәләре һәм штаттагы укытучылар саны шактый арткан.