belem.ru
belem.ru интернет-порталы (https://belem.ru)

Баш бит > чаралар > "Яшь татнетчылар"

III Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды

4 Apr, 2017 Раил Гатауллин 3
II Республикакүләм "Яшь татнетчылар" интернет-проектлар бәйгесе
Конкурс
belem.ru яңалыклары
Чыганак: 

http://tat-i.net/tt/young-tatnet

Microsoft Office document icon Нигезләмә
Office spreadsheet icon Гариза бланкы

Бәйгене үткәрүнең максаты һәм бурычлары:

Бәйге Интернет челтәренең татар сегментында (Татнетта) мәгълүмати технологияләр юнәлешендә сәләтле балаларны барлау һәм алар белән эшләү, аларны «Белем җәүһәрләре» һ.б. дәрәҗәле интернет-проектлар бәйгеләренә әзерләү максатыннан чыгып үткәрелә һәм түбәндәге бурычларны күз алдында тота:

  • укучыларда Интернет челтәренең татар сегментын һәм Интернет челтәрендә татар телен файдалануга карата кызыксыну уяту;
  • заманча технологияләрне, интернет-проектлар ясау нигезләрен яхшы белгән әхлаклы, белемле татар балаларының санын арттыру, аларны таныту, башкаларга үрнәк итеп кую.

Оештыру комитеты һәм жюри составы:

Бәйге Татнетны үстерү фонды (http://tat-i.net) һәм Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре «Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе тарафыннан оештырыла.

Бәйгегә кабул ителә торган сайтларга таләпләр:

  • сайт татар телендә эшләнгән һәм татар телендә файдалы мәгълүматны үз эченә алырга тиеш. Сайт берничә телдә эшләгән очракта аның килешү буенча төп теле татар теле булырга тиеш;
  • сайт авторы сайт ясау өчен әзер платформа куллана яисә сайтны программалау телендә үзе төзи ала;
  • сайт авторы сайт өчен әзер дизайн-шаблоннар куллана ала, әмма үз дизайнын ясаган очракта, сайт югарырак бәяләнәчәк;
  • сайт авторы сайт өчен әзер материаллар куллана ала, әмма үз материалларын урнаштырган очракта, сайт югарырак бәяләнәчәк.

Бәйгене үткәрү тәртибе һәм этаплары:

  • I этап. Гаризалар кабул итү: 3 – 23 апрель
  • II этап. Җиңүчеләрне билгеләү: 24 – 30 апрель
  • III этап. Җиңүчеләрне бүләкләү: ~ 16 май (төгәл дата 1 майдан да соңга калмыйча оештыручыларның сайтларында урнаштырыла)

Бәйгедә гамәлдә булып эшләп килүче сайты белән I-IX сыйныф укучылары – сайт авторлары катнаша ала. Бәйгедә катнашу өчен электрон формада гариза тутырылып (бланк беркетелгән) 23 нче апрельдән дә соңга калмый fondtatnet@yandex.ru электрон адресына юлларга кирәк.

Конкурслар бите: 
Конкурслар битенә урнаштыру
Статус: 
Статус: тәмам
Likes: 
 

Фикерләр

Айгөл Хәбибуллина сурәте

Айгөл Хәбибуллина

19 Май, 2017 - 07:51

Permalink

Бик зур рәхмәт!

Бик зур рәхмәт!

Раил Гатауллин сурәте

Раил Гатауллин

18 Май, 2017 - 17:48

Permalink

Бүләкләр Казанда көтә!

Хәерле көн, Айгөл!

Сезнең дипломнар Казанда Белем.ру (Татнетны үстерү фонды) офисында көтә.

Безнең адрес: http://tat-i.net/tt/address 


Ихтирам белән, Раил Гатауллин

Айгөл Хәбибуллина сурәте

Айгөл Хәбибуллина

17 Май, 2017 - 11:04

Permalink

Хәерле көннәр! Бүләкләү

Хәерле көннәр! Бүләкләү тантанасына бара алмадык, дипломнарны кайдан, ничек алып булыр икән? Рәхмәт.


URL (яңартылу датасы: 01.09.2017 - 13:15):https://belem.ru/node/7284?page=0