Физкультура дәресләре булмаган югары уку йортлары лицензиясез калачак
Шушы көннәрдә Россия Федерациясе Дәүләт Советы һәм Физкультура һәм спортны үстерү буенча Совет президиумы утырышында Дмитрий Медведев мәктәп укучыларын физик тәрбияләү системасына катгый үзгәрешләр кертергә кирәген белдерде. Физик тәрбия системасының үсеш алмавы үсеп килүче буынның сәламәтлегенә зыян сала, аның әхлак ягыннан аска тәгәрәвенә сәбәп була.
Статистик мәгълүматларга караганда, мәктәп укучыларының 80 проценты аз хәрәкәтләнә, спорт белән шөгыльләнми. Аларны бары тик компьютер гына кызыксындыра.
Югары уку йортларына килсәк, ил башлыгы сүзләренә караганда, биредә әле дә студентлар спортын оештыруның яңа формалары, аны финанслау механизмнары да табылмаган. Ләкин студентлар спорт белән шөгыльләнмәскә тиеш, дигән сүз түгел бу.
Спорт белән шөгыльләнергә шартлар тудырмаган югары уку йортлары лицензияләреннән колак кагачак. Моны Дмитрий Медведев үзе ассызыклады. «Әгәр университет физкультура һәм спорт мәсьәләләрен хәл итә алмый икән, бу аның лицензиясен алуга нигез була ала”, - диде ил башлыгы.
Чыганак: www.5ballov.ru