Иң яхшы ресурс авторлары өчен бүләкләр арта һәм төрлеләнә бара!
Хөрмәтле кулланучыларыбыз! Укытучылар, укучылар, студентлар, татарча файдалы электрон ресурс авторлары!
Банк реквизитлары алышыну һәм башка үзгәрешләр килеп чыгу сәбәпле, февраль аеның иң яхшы ресурсы авторын бераз соңгарак калып хәбәр итәргә туры килде. Тавыш бирү үзе 19 март көнне үк (төгәл 2 атна үтүгә) туктатылган булса да...
Февраль аенда порталга килгән ресурслар саны кими төште. Алар нибары 3 кенә. Шулай да, тавыш бирү шактый актив барды. Ландыш Шәйдуллинаның "Туган тел көнендә - Тукай телендә" дип исемләнгән мәкаләсе 59 тавыш җыеп беренчелекне алды. Шул рәвешле февраль ае бүләгебез Сарман районына китә! Котлыйбыз!
Ә менә бүләкләр саны, партнерларыбыз саны арта бару сәбәпле, төрлеләнә һәм арта барачак.
Җиңүче кеше Г.Камал театры яисә Г.Кариев театры сайтларына кереп, афишадан үзенә ошаган спектакльне (премьера түгел!) сайлап алып безгә үзенең шул спектакльгә барырга теләвен хәбәр итә. Ә без аңа спектакльгә килер алдыннан 2 кешелек чакыру билетын һәм бәйге-акция дипломын кул кысып тапшырачакбыз (бу айдан башлап җиңүчегә - диплом, калган катнашучыларга түләүле электрон сертификат тапшырыла).
Алга таба партнерларыбыз арта гына барачак һәм Белем.ру порталында үз ресурсларын урнаштырган кешеләрне күбрәк бүләкләр көтәчәк, дип ышанып калабыз.
Ресурсларны "Ресурслар кабул итү" битенә кереп юлларга мөмкин: http://belem.ru/zakaz.