Казанда «Туган тел» бөтенроссия бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләделәр
26 Mar, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
24 мартта Казанда Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Туган тел» татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия мастер-класс бәйгесенең йомгаклау тантанасы узды. Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.
Гран-прига Арча районы Утар Аты мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Касыймова лаек булды.
Бәйгенең барлык җиңүчеләре һәм лауреатлары да кыйммәтле бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.