Интернет–педсовет булачак
15 Oct, 2008 Сылу 0
Агымдагы елның 24–28 ноябрендә http://edu.kzn.ru республикакүләм белем бирү порталында “Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында үзебездә эшләнгән ирекле программа тәэмин ителеше пакетын кертү” темасына Интернет–педсовет узачак.
Бу чара кысаларында шулай ук педагогик укулар бәйгесен уздыру да планлаштырыла, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.