Камал театры Татарстан Республикасының театр рәссамнары күргәзмәсенә чакыра
16 Mar, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Кичә, 15 март көнне, А.Н.Мәҗитов исемендәге музейда Татарстан Республикасының театр рәссамнары күргәзмәсе ачылды. Әлеге чара Татар театрының 110-еллык юбилее кысаларында оештырыла һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры ярдәме белән уза. Күргәзмә 9 апрельга кадәр эшләячәк.
Күргәзмәдә спектакльләргә эскизлар, театр декорацияләре һәм Г.Камал, К.Тинчурин, М. Җәлил исемендәге театрлар, шулай ук Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә һәм Әлмәт театрларының данлыклы спектакльләреннән чын костюмнар тәкъдим ителә.
А.Н. Мәҗитов музее адресы: Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 27 йорт. Күргәзмә дүшәмбедән кала көн саен 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр эшли. Керү ирекле.