Татарстанда Виктор Симкин лекцияләре бара
Шушы көннәрдә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры урынбасары Данил Мостафин Федераль педагогик үлчәнешләр институтының әйдәп баручы белгече Виктор Симкин белән очрашты. Фикер алышуда шулай ук “Релод–Казан” имтихан һәм методик совет директоры Анатолий Герасимов, гомуми белем идарәсе җитәкчесе Тамара Федорова һәм шул ук идарә белгече Лилия Әмирова да катнашты.
Виктор Симкин кичә һәм бүген Яр Чаллы, Казан шәһәрләрендә инглиз теле укытучылары өчен семинар уздыра. Әлеге укытулар Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган.
Мәгариф заман таләпләренә туры килерлек итеп узгәрә, шуңа күрә укучыларга инглиз телен өйрәтү юлларын да яңаларын табарга кирәк. Очрашуда сүз шуның турында барды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге. Интернет, мультимедия чаралары, махсус электрон укыту программалары, дистанцион укыту – инглиз теленә өйрәткәндә, һичшиксез, шундый яңа технологияләр дә кулланылырга тиеш.
Татарстан укучылары ел да чит телләрдән уздырылган Россиякүләм олимпиадаларында призлы урыннар яулый, дип ассызыклаган әлеге ярышларның оештыру комитеты әгъзасы Виктор Симкин. Дәүләт стандарты буенча сигез база гомумибелем курсы арасында чит тел дә бар. Бу чит телләрне өйрәнү һәр урта гомуми белем бирү оешмасында мәҗбүри булырга тиеш, дигәнне аңлата. Чит тел башлангычларда 2нче сыйныфтан ук укытыла башларга тиеш.