Кариев театрында бүген балалар өчен - "Бүре һәм кәҗә" музыкаль әкияте куела
15 Mar, 2017 Раил Гатауллин 0
Кариев театрында балалар өчен татарча спектакльләр кую дәвам итә. Бүген, 15 март көнне, 14:00 сәгатьтә Габдулла Кариев театрында тамашачылар соравы буенча өстәмә рәвештә балалар өчен Рафис Корбанның "Бүре һәм Кәҗә" дип исемләнгән музыкаль әкияте күрсәтеләчәк.
Режиссер – Ренат Әюпов Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам – Булат Ибраһимов, композитор – Фуат Әбүбәкер Татарстанның халык артисты, пластик хәрәкәтләр буенча режиссер – Рөстәм Фәткуллин Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, дип язылган театрның рәсми сайтында.