Ишетү сәләтләре чикләнгән балалар да татарча спектакль караганнар!
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры коллективы 13 нче март көнне Казанның Е.Г.Ласточкина исемендәге интернат-мәктәбендә чыгыш ясады. “Каршылыкларсыз театр” иганәчелек проекты кысаларында һәм Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан ишетү сәләтләре чикләнгән балаларга беренче тапкыр Туфан Миңнуллинның “Әйт әле, күбәләк” пьесасы буенча сәхнәләштерелгән музыкаль мистерия күрсәтелде. Спектакль сурдотәрҗемә белән тәэмин ителгән иде.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар театр сәнгате дөньясы белән һәм шулай бөек шагыйребез Габдулла Тукайның әкият геройлары белән таныштылар, актерлар белән аралашып, алар белән фотога төштеләр.
Спектакльдән фотолар: http://karievteatr.ru/gabdulla-kariev-teatry-ishetu-seletlere-chiklengen-balalarga-spektakl-kujdy/