Казанда «Ел тәрбиячесе - 2017» республика бәйгесенең финалы булачак
13 Mar, 2017 Раил Гатауллин 0

Чыганак:
14 марттан 16 мартка кадәр Казан шәһәрендә «Ел тәрбиячесе - 2017» республика бәйгесе финалы булачак. Бәйге финалында зона этапларында җиңү яулаган 30 тәрбияче катнаша. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Өченче йомгаклау этабы ике чараны үз эченә ала. Биредә катнашучыларның һөнәри һәм шәхси, социаль һәм гражданлык позициясе тулырак ачыкланачак.
«Мастер-класс» 14-15 мартта Казан шәһәренең Идел буе районындагы 131нче балалар бакчасында, иҗтимагый лекция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында 16 апрельдә үтәчәк.
Бәйге финалында җиңүче, призер һәм лауреат билгеләнәчәк.
