Тарихи бәйрәм - Халыкара хатын-кызлар көне белән!
8 Mar, 2017 Раил Гатауллин 0
Хөрмәтле хатын-кызлар!
Бүген тарихи бәйрәм – Халыкара хатын-кызлар көне! Бу көнне күп кенә илләрдә хатын-кызларның хокуклары турында конференцияләр оештыралар, хатын-кызларның проблемалары турында сөйләшәләр, гаделлек һәм тигезлекне тәэмин итү турында законнар кабул итәләр, төрле планнар коралар.
Безнең илдә исә бар да тәртип. Хатын-кызларның хокуклары "бозылмый", бу турыда сөйләшүнең мәгънәсе дә юк.
Шуңа күрә без сезне чын күңелдән язның беренче бәйрәм көненә әверелгән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез! Сау-сәламәт булуыгызны, күңелләрегез шат, йөзләрегез елмаюлы, үзегез бәхетле булуыгызны телим!
Иң изге теләкләр белән, Белем.ру порталы коллективы исеменнән Раил Гатауллин