Казанда балалар бакчасы һәм мәктәпләрне төзекләндерүгә 526 миллион сум акча тотылачак
Социаль объектларны капиталь төзекләндерү программасы кысаларында быел Казанда 12 мәктәп (13 бина) һәм 9 балалар бакчасын төзекләндерү планлаштырыла. Моның өчен 526 миллион сум акча каралган. Шулай ук 43,2 миллион сумга 8 үсмерләр клубы рәткә китереләчәк. Бу хакта бүген шәһәр мэриясенең эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә әйтелде.
Болардан тыш башкалада 224 күпфатирлы йортны да капиталь төзекләндерү ниятләнелә. Бу максатларда 1,5 млрд. сум акча бүлеп бирелә. Аның 29 проценты – республика, 19 проценты – шәһәр бюджетыннан булса, 52 процент чамасы милекчеләр керткән акча.
Моннан тыш 130 йортта, шул исәптән элеккеге биш тулай торакта, 1 млрд. сумга комплекслы эшләр башкарылачак, 45 йортта 141 лифт алмаштырыла.
Казан шәһәре мэры Илсур Метшин әлеге саннарга тукталып, эш халык белән тыгыз элемтәдә алып барыла, дип белдерде.