Ульян өлкәсендә яңа мәдрәсә ачылды
Шушы көннәрдә Ульяновски өлкәсенең Иске Мостяк авылында мәдрәсә - җомга мәктәбе бинасын ишекләрен тәүге кат ачты. әлеге тантаналы чарада төбәк губернаторы Сергей Морозов, Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый да катнашканнар.
- Әгәр башка милләт һәм диннәр вәкилләрен хөрмәт итмәсәк, бүгенге көнебез дә, киләчәгебез дә өметле булмас иде. Бүген мин шушы изге эшне башкаручыларга, беренче чиратта, Иске Кулаткы районының хезмәт сөючән, тарихын һәм динен ихтирам итүче халкына һәм, әлбәттә инде, төбәгебезнең генә түгел, тулаем уртак Ватаныбыз - Россиянең чын патриоты Эдуард Ганеевка рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Иске Кулаткы районын уңышлы төбәкләрнең берсе итеп исәплибез, чөнки биредә тырышып, ярдәмләшеп эшләүгә генә түгел, тәрбия мәсьәләләренә, милли, дини үсешкә дә зур игътибар бирелә. Бүген районда тагын бер мәдрәсә ачылуы моның ачык мисалы булып тора, - дигән губернатор үз чыгышында.
Татарстан мөселманнарының диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакый мәдәрәсә бинасын төзүдә иң зур ярдәм күрсәтүче Эдуард Әнвәр улын Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
“Татар-информ” материаллары кулланылып әзерләнде.