Кайсы һөнәр яхшырак?
Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эчтәлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә, тирән белемле, югары әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү – төп бурыч. Моның өчен мәгариф оешмаларына татар теле һәм әдәбиятын профиль буларак өйрәнүче мәктәпләрне стандарт дәреслекләр һәм методик ярдәмлекләр белән генә түгел, өстәмә материал белән тәэмин итү бурычы йөкләнде.
Авыл мәктәпләрендә профильле укыту түбән дәрәҗәдә,чөнки аның мөмкинлекләре юк,шартлар тудырылмаган.
Әлеге электив курсның төп максаты: балаларның нәрсәгә сәләтле, һәвәс булуын искә алып, тиешле һөнәр сайлау, киләчәктә эчке халәтенә туры килә торган эшчәнлек белән шөгыльләнү өчен юнәләш бирү,тормышта үз урыннарын сайлауга комплекслы әзерлек.
Тәкъдим ителә торган унҗиде сәгатьлек курс программасы төрле һөнәрләрләрнең нечкәлекләрен,авырлыкларын, ни дәрәҗәдә җаваплы булуларын төшендерергә ярдәм итәр дип ышанасы килә.
Электив курста төрле дәрес формалары бирелгән: дәрес–очрашу, дәрес–суд, дәрес–реклама, дәрес-презентация, дәрес–конференция. Һәрбер дәрес үзенчәлекле, кабатланмый. Төрледән–төрле һөнәрләргә багышланган. Шул ук вакытта татар теле һәм әдәбияты фәннәре белән бик тыгыз бәйләнештә алып барыла. Балалардан телне, әдәбиятны яраттыру өчен, дәрес кысаларында бөтен шартлар да тудырылган.
Дәрес эшкәртмәләре яңа технология нигезендә төзелгән.Алар уку мәсьәләсен куюны,чишүне,бәяләүне уз эченә алалар. Шулай ук, мөмкин булганча, компьютер куллану күздә тотыла.
Электив курс югары сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. ...
Беркетелгән файл | Күләме |
---|---|
Кайсы һөнәр яхшырак? | 56.94 KB |