Россиянең иң интерактив укытучысы Казан балаларын укыта
13 Oct, 2008 Сылу 0
«Activteacher»ның иң интерактив укытучысы билгеле булды. Әлеге Россиякүләм конкурсның җиңүчесе итеп Казан мөгаллиме таныла.
Бәйге Бөтенроссия интернет-педсоветы сайтында сентябрь аенда ук игълан ителгән иде. Барлыгы бу исем өчен Россиянең төрле регионнарыннан 165 укытучы көрәшкән. Ләкин финаль ярышларга бары тик 10 генә катнашучы чыккан.
Казанның 89нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә хезмәт итүче Татьяна Белова бүләккә «Activclassroom» комплектын алды. Әлеге комплектка нәрсәләр керә соң? Бу - интерактив такта, программалы тәэмин ителеш һәм 32 тавыш бирү пульты.