Татарстанда хатын-кыз туалетына видеорегистратор урнаштырган мәктәп директорын хөкем итәчәкләр
16 Feb, 2017 Раил Гатауллин 0
Чыганак:
Татарстан Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ»га хәбәр итүенчә Татарстандагы Тукай районы мәктәпләренең берсендә ир-ат директор хатын-кыз бәдрәфенә видеорегистратор урнаштырган. Шул рәвешле ул унитазлар тыгылу сәбәбен ачыкламакчы булган.
Сентябрь аенда әлеге видеорегистраторны күреп алалар һәм директорны кулга алганнар иде.
Хәзерге вакытта бу директорга шәһәрдән читкә чыгып йөрү тыелган, ә җинаять эше судка бирелгән.